Центральная детская библиотека

“Китапханәче булу – мактаулы!” (“Быть библиотекарем – это здорово!”)

Китапханәче булу – мәгърифәт яктылыгын өләшү, мәдәни мирасны саклау һәм яшь буынны тормыш хакыйкатен эзләргә рухландыру дигән сүз. Әлеге хезмәт ияләре – китапларга гашыйк булган һәм үз тормышын белемгә сусаудан һәм аларны башкалар белән уртаклашырга омтылудан башка күз алдына китерә алмаган кешеләр.

11 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Китапханәче булу – мактаулы!” (“Быть библиотекарем – это здорово!”)   дип аталган профориентация дәресе үтте. Чараның беренче өлешендә Балтач урта мәктәбенең 1-Г сыйныфы укучылары шушы сыйныфта укучының әнисе булган  китапханә хезмәткәренә ияреп, китапханә бүлекләре белән таныштылар.

Чараның икенче өлеше балалар китапханәсендә китапханәче һөнәренең асылын төшендерә торган уеннар белән дәвам итте. Алфавит буенча китаплар тезеп уйнау, Китап  табибы белән “авырган” китапларны дәвалау балаларга бик ошады. Белемнәрне сыный торган уеннарда укучылар үзләрен чын китап дуслары итеп күрсәттеләр. Бердәм рәвештә китапханәгә язылып, китаплар алган укучыларыбыз киләчәктә дә китаптан аерылмасын иде!