“Вот он какой, папочка родной!”
Октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә Әтиләр көне дип аталган бик матур бәйрәм билгеләп үтелә. Быел ул 19 октябрьгә туры килә. Гаиләнең, иминлеген, бөтенлегене саклаучы, терәк булучы, илебезнең тынычлыгын якларга әзер торучы, яраткан әтиләренә балалар бу көнне бүләкләр бирәләр, матур теләкләр телиләр. Әтиләргә багышлап, шигырьләр дә бик күп язылган. Балтач Үзәк балалар китапханәсенең китап укучылары хөрмәтле әтиләрне бәйрәм белән котлап, “Вот он какой, папочка родной!” дип аталган шигырьле видеоролик бүләк итте.