“Безне берләштерүче көн” (”День, который нас объединяет”)
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – илебездә бик матур һәм мәгънәле, эчтәлекле бәйрәмнәрнең берсе ул.
Әлеге бәйрәмне каршылап һәм “Сәнгать төне – 2025 “ акциясе кысаларында, 30 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Безне берләштерүче көн” (”День, который нас объединяет”) дип аталган библиоmix оештырылды. Чара барышында 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балаларга күпмилләтле, матур табигатьле, дуслык-татулыкта яшәүче Татарстан Республикасы хакында презентация ярдәмендә сөйләнелде. Милли киемнәр кигән кунаклар төрле телләрдә шигырьләр сөйләделәр, җыр җырладылар. Китапханәчеләр һәм “Движение первых” активистлары әзерләгән биремнәр, уеннар барышында балалар үзләрен Ватаны, туган теле белән горурланучы, кызыксынучан итеп күрсәттеләр.