Центральная детская библиотека

“Икмәк булса табында...”

Халыкара икмәк көне ел саен 16 октябрьдә билгеләп үтелә һәм кешелек тормышында икмәкнең әһәмиятен ассызыклаучы бәйрәм булып тора. Бәйрәмнең төп максаты – кешеләргә икмәкнең мәдәни, икътисадый һәм туклыклы кыйммәтен искә төшерү. Ул мең еллар дәвамында дөнья халыкларының күпчелеге рационының нигезе булып кала.

16 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе “Икмәк булса табында...” дип аталган инсталляцияле китап күргәзмәсе оештырды.

Китапханәчеләр икмәкнең кунакчыллык һәм дуслык символына әйләнүе, икмәк пешерүнең традицияләре һәм тарихы, икмәк һәм камыр ризыкларының төрләре, шулай ук икмәкнең культурада һәм рационда әһәмияте турында сөйләделәр.

Катнашучылар китапханәчеләргә сораулар бирделәр, белемнәре белән дә уртаклаштылар.