“Сәлам юллыйм сиңа, батыр солдат!”
10 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Салават күпере” клубының “Сәлам юллыйм сиңа, батыр солдат!” дип исемләнгән иҗади остаханәсе оештырылды. Чарада катнашучылар – Балтач урта мәктәбенең 2-В класс укучылары, бөтен күңелләрен биреп, МХО сугышчыларына чын күңелдән, изге теләкләрен кушып, оригиналь открыткалар ясадылар.