“Әби-бабайлар – алтын канатлар”
8 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 2-Б сыйныф укучылары һәм аларның әби-бабайлары өчен “Әби-бабайлар – алтын канатлар” дип аталган бәйрәм программасы үткәрелде. Чарада китапханә хезмәткәрләре күңелле һәм хәрәкәтле уеннар үткәрделәр, шулай ук әби һәм онык тормышыннан инсценировкалар күрсәттеләр. Укучылар, үз чиратларында, шигырьләр, җырлар белән бәйрәм программасын бизәделәр һәм өлкәннәргә үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр.