“Сихәт бирсен, шифа бирсен туган якның чәйләре”
Бөтен ил буйлап һәм аннан читтә Украинада мобилизацияләнгәннәргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү акцияләре уза. Ватаныбыз өчен бу катлаулы чорда гражданнар хәрбиләргә сүз белән дә, эш белән дә актив ярдәм итәләр. Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче “Салават күпере” клубы әгъзалары да әлеге изге эштән читтә калмадылар һәм 3 октябрь көнне “Сихәт бирсен, шифа бирсен туган якның чәйләре” дип аталган игелек дәресендә катнаштылар. Чарада алар МХО сугышчылары өчен чәй җыелмалары әзерләделәр.
Балалар кара карлыган, кура яфраклары, лимон бөтнеге, зәңгәр мәтрүшкә, иван-чәй кебек хуш исле дару үләннәрен киптереп, аларны кара чәй белән кушып, катнашманы кәгазь капларга тутырдылар. Бу изге эшне башкарганда “Салават күпере” клубы әгъзалары: “Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз туган як исләрен тойсыннар! Сугыш тизрәк тәмамланып, батырларыбыз исән-имин әйләнеп кайтсыннар! Дөнья тыныч-имин булсын!” – дип теләделәр.