«Китап битләрендә - әби-бабайлар»
Бик күп балалар китапларының геройлары булып, әбиләр һәм бабайлар тора. Алар балаларга кызыклы тарихлар сөйлиләр һәм төрле очракларда баланы аңларга һәм аңа ярдәм итәргә әзерләр.
Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, 25 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Китап битләрендә - әби-бабайлар» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар игътибарына татар, рус, чит ил әдәбияты китаплары тәкъдим ителде.