Центральная детская библиотека

“Ягымлыдыр үзләре, балдан татлы сүзләре”

    29 сентябрьдә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә бөтен дөньяга ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләребез, дәү әниләребез, бабайларыбыз, дәү әтиләребезгә багышланган бәйрәмнәрнең  чираттагысы узды. “Ягымлыдыр үзләре, балдан татлы сүзләре” дип аталган бәйрәм программасына Балтач гимназиясенең 2-И сыйныфы укучылары һәм аларның әбиләре килде.

     Китапханәчеләр катнашында сәхнәләштерелгән мәзәкләр, кызыклы уеннардан төзелгән бәйрәм чарасы балаларның шигырьләре, җырлары, биюләре, үзләре ясаган бәйрәм открыткалары белән тагын да матурланды.

Өлкәннәр оныкларының сәләтләренә, күп белүләренә бик сокландылар.