Центральная детская библиотека

“Әбекәем, бабакаем, рәхмәт әйтә балакаең”

Табигатьтә галиҗанәп алтын көз. Бераз салкынайтып җибәрсә дә, кояш  җир өстенә нурларын мул сибә.

Менә шундый матур көзге көндә – 25 сентябрьдә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көне  уңаеннан “Әбекәем, бабакаем, рәхмәт әйтә балакаең” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте.

Балтач урта мәктәбенең 3-А сыйныфы укучылары  әби-бабайларына күтәренке кәеф бүләк иттеләр, аларга багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр.

Кичә  ике буын катнашында күңелле уеннар белән дә үрелеп барды.