Центральная детская библиотека

”Алиш абыйны яратабыз”

15 сентябрь – татар халкының данлыклы, каһарман улы, язучы, шагыйрь Абдулла Алишның туган көне.  Әлеге мөһим  дата уңаеннан, 17 сентябрьдә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә ”Алиш абыйны яратабыз” дип аталган әдәби иртә үткәрелде. Чарада 2нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балалар катнашты. Алар  биһисап күп  әкиятләр бүләк иткән Алиш абыйларының тормыш юлы, иҗаты белән тагын да якыннан таныштылар. Балалар белән очрашуга Бикбатыр белән Биккуркак та килде. Кунаклар, бергәләшеп, “Бу нәрсә шәүләсе?”, “Шәүлә ясау”, “Дуслык йомгагы”, “Буталган ярмалар”  кебек уеннарда катнаштылар. Уеннар аша Бикбатыр дусларын батыр, кыю  булырга чакырды.