Центральная детская библиотека

“Уроки жизни и добра”

13 сентябрьдә Россия язучысы, балалар һәм яшүсмерләр прозасы авторы, җәмәгать эшлеклесе Альберт Анатольевич Лихановның тууына 90 ел тула. Ул балалар турында, балалар өчен яза, үзенең китапларында күпләр дәшмәскә теләгән темаларны күтәрә:  ятимлек, инвалидлык, сугыш, хыянәт.

11 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә оештырылган “Уроки жизни и добра” китап күргәзмәсе А.Лихановның иҗатына багышланды. Китап укучылар язучының күпсанлы китаплары белән таныштылар.