Центральная детская библиотека

«Детская пресса на все интересы»

  Билгеле булганча, балалар өчен бик күп төрле журналлар һәм газеталар чыгып килә. 12 август көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә  «Детская пресса на все интересы» дип аталган матбугат сәгате узды.

  Балалар журналлар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Алар  элеге журналлардагы төрледән-төрле сәхифәләр һәм бүлекләрдәге  кызыклы һәм мавыктыргыч яңалыклар  белән таныштылар. Журналларда басылып килүче уен һәм танып белү материалларын кулланып, биремнәр үтәделәр, кроссвордлар, ребуслар чиштеләр.

   Чарада катнашучылар балалар матбугатынын  чынлап та кызыклы һәм күңелле икәнлеген билгеләп үттеләр.