Центральная детская библиотека

«Махсус хәрби операция – ныклык, тугрылык, батырлык»

19 август көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Махсус хәрби операция – ныклык, тугрылык, батырлык» дигән патриотик сәгать үтте.

Чара барышында китапханәчеләр халкыбызның һәрвакыт үз геройлары белән дан тотуы турында сөйләделәр. Батыр ватандашларыбыз уйлап та тормыйча, Ватанны һәм аның мәнфәгатьләрен яклауга күтәреләләр. Махсус хәрби операция үткәрүнең беренче көннәреннән үк курку белмәс ир-егетләребез чын батырлык күрсәтәләр, хәрби бурычка тугрылык үрнәге булып торалар. Китапханә хезмәткәрләре балаларга тынычлыкны, халкыбызны яклау буенча үз бурычларын үтәүче сугышчыларыбызның батырлыгы онытылмаска тиеш икәнлеген аңлаттылар.