Центральная детская библиотека

“Читаем Михаила Зощенко или Весёлые рассказы Зощенко”

1894 елның 9 августында (башка мәгълүматлар буенча — 10)  язучы,  драматург, сценарист һәм тәрҗемәче Михаил Михайлович Зощенко туган.

Әлеге  уңайдан 11 август көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Читаем Михаила Зощенко или Весёлые рассказы Зощенко” дип аталган әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче китап укучыларны Зощенконың биографиясе белән таныштырды, әдипнең юмористик хикәяләрен кычкырып укыды.