“Сез – безнең горурлык!”
4 август көнне Балтачның Ленин урамында күпфатирлы йортлар ишегалдында “Сез – безнең горурлык!” дип аталган үзенчәлекле очрашу булды: балалар махсус хәрби операциядә катнашучы, ялга кайткан Ахтямов Ильнар белән очрашып, әңгәмә кордылар. Батыр якташыбыз аларга алгы сызыктагы эш көннәре, Россия хәрбиләренең батырлыклары, Ватан алдында хәрби бурычны намус белән үтәү, илебезне яклау, халкыбызны кайгырту зарурлыгы турында сөйләде.
“Ильнар абый, Сез – безнең горурлык!” диделәр балалар һәм илебездә тынычлык булуын, батыр сугышчыларның исән-сау кайтуын теләп, үзләре ясаган рәсемнәрен бүләк иттеләр.