Центральная детская библиотека

“Дуслыкка дәшә китаплар”

Ел саен 30 июльдә дөнья Халыкара дуслык көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм безнең тормышыбызда дуслыкның мөһимлеген искә төшерә. Дуслык – бөек ул. Аның өчен чикләр дә, йозаклар да, киртәләр дә юк.

1 август көнне  Балтач Үзәк балалар китапханәсендә  “Дуслыкка дәшә китаплар” дип аталган  библиоассорти үкәрелде. Чарага 4нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар, зурлар, мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар килде.

Кунаклар республикабызда, районыбызда дус-тату яшәүче милләтләр, аларның милли киемнәре, бәйрәмнәре турында мәгълүматлар тыңладылар, дуслыкка дәшүче китаплар белән таныштылар, дуслык турында җырлар җырладылар. Чараның икенче өлеше күңелле уеннар белән үтте. Катнашучылар  әкият, мультфильмнардагы “дус” геройларны барладылар, балалар әдәбияты буенча викторина сорауларына дөрес  җавап биреп,  Белем диңгезендәге “көчле шторм”нан утрауларга эләгеп “котыла алдылар”.