"Мәрхәмәтле әкиятче" (“Добрый сказочник”)
Владимир Григорьевич Сутеев – дөньякүләм танылган рәссам-иллюстратор, язучы, кече яшьтәге балалар өчен әкиятләр авторы. Ул Россия мультипликациясенә нигез салучыларның берсе, режиссер һәм сценарист буларак, 50 гә якын мультфильм төшерүдә катнашкан.
5 июль – Владимир Сутеевның туган көне. 4 июль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Мәрхәмәтле әкиятче" (“Добрый сказочник”) дип аталган әдәби иртә үткәрелде. Китап укучылар Сутеевның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, аның әсәрләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Ахырда барысы да бергәләп әкият авторы һәм сценаристы Владимир Сутеев үзе булган “Мешок яблок” мультфильмын карадылар.