Центральная детская библиотека

“Радуга слов”

Менә сюрприз дисәң дә сюрприз!  Моңа кадәр Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре өчен  бер төркем килеп кергән китап укучылар шаккатырлык хәл түгел иде. Ә менә бу төркемнең барысы да бер урам -  Энергетиклар урамы балалары булу – кызыклы да, сокланырлык та булды! Балалар, 3 июль көнне бергәләп җыелып, Балтач буйлап экскурсиягә чыкканнар. Әлбәттә инде, балалар  китапханәсе – алар сәфәрендәге бер мөһим тукталыш булган.   Әлеге дус-тату, кызыксынучан урамдашларның  сәфәрләрен кызыклырак итү өчен китапханәчеләр аларга “Радуга слов” дип аталган башваткычлы сәгать үткәрделәр.