Центральная детская библиотека

“Мы за мирное детство”

1 июль – сугышчан хәрәкәтләр ветераннары бәйрәме.  Без кайнар нокталарда һәм кораллы конфликтлар зоналарында сугышчан бурычларны намус белән үтәгәннәрнең батырлыгы алдында баш иябез, тынычлык һәм иминлек хакына яу кырында башын салганнарны искә алабыз.

Әлеге бәйрәм датасы кысаларында 3 июль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә  “Мы за мирное детство” дип аталган күңел ачу программасы үткәрелде. Чарага әтиләре  махсус хәрби операциядә катнашучы китап укучылар да килде. Балалар дуслык-татулык темасына кагылышлы китаплар белән таныштылар, күңелле уеннар уйнадылар. Бәйрәм азагында балалар флешмоб ясап, җырлап биеделәр.