Центральная детская библиотека

«Мы – дети России»

11 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Мы – дети России» дип аталган патриотик сәгать үтте. Россия көне уңаеннан уздырылган әлеге чарага Үзәк мәчет каршында эшләп килүче җәйге лагерьга йөрүче балалар килде. Алар бәйрәмнең асылы, барлыкка килү тарихы, дәүләт символлары,  Россиядә яшәүче милләтләр турында мәгълүмат тыңладылар. Катнашучылар “Россиянең официаль булмаган символлары” уенында ребуслар чиштеләр, “А вы знаете?” викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Патриотик сәгатьнең икенче өлеше мастер-класс белән дәвам итте. Биредә балалар Россия флагы төсләрендәге йөрәкләрдән сувенир ясадылар.