“Путешествие по сказкам А.С.Пушкина”
6 июнь – бөек рус язучысы А.С.Пушкинның туган көне һәм дөнья күләмендә бу көн рус теле бәйрәме буларак та билгеле. Әлеге матур датаны каршылап, 5 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Путешествие по сказкам А.С.Пушкина” дип аталган әдәби квест үтте. Чарага Балтач гимназиясенең “Крепыш” җәйге ял лагерына йөрүче балалар килде. Алар А.С.Пушкинның тәрҗемәи хәле, иҗаты буенча мәгълүматлар туплап, “У лукоморья” викторинасында үзләренең белемнәрен сынадылар, А.С.Пушкинның шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләрен төрле интонация белән укыдылар. Рус телендә иң озын сүзнең хәрефләреннән сүзләр төзү, кызыклы сорауларга тапкыр җавап бирү кебек уеннарда әлеге матур телне ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.