“Китап белән дуслашыйк”
Кызыл Калфак белән Бүренең балалар бакчаларына “кунакка йөрүләре” дәвам итә.
26 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2нче номерлы балалар бакчасына “Китап белән дуслашыйк” дип аталган танып-белү уенына килделәр. Алар бакчаның барлык төркемнәренә Кызыл Калфак, Бүре, Китапханәче катнашында мини-спектакль тәкъдим иттеләр. Тамаша аша сабыйларга китапханә, андагы таләпләр, балалар китаплары, китапларга сакчыл караш кирәклеге турында аңлатылды.