“Наркотикам скажем “Нет!”
2025 елның 1 июненнән 30 июньгә кадәр наркотикларга каршы юнәлдерелгән һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча Бөтенроссия айлыгы үткәрелә, ә 26 июнь – Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне.
Шул уңайдан 24 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Наркотикам скажем “Нет!” дип аталган мәгълүмати минутлар чарасы үткәрелде. Көн дәвамында китапханәче китап укучылар белән “наркомания” дип аталучы золым, замана афәте турында әңгәмә корды. Катнашучыларга “Сгореть заживо” җыентыгынннан өзекләр уку үтемле булды. Алар үз фикерләрен белдерделәр һәм наркоманиянең бик куркыныч авыру икәнен сөйләделәр.