"Есть такая профессия”
Дөрес итеп төймә тагырга, җайлы гына песи баласы рәсемен ясарга, гади һәм тәмле канапе тезергә, күзләрне сакларга, китап кыстыргычы ясарга берьюлы һәм бер сәгатьтә өйрәнеп буламы? Әлбәттә була! 3 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә оештырылган “Есть такая профессия” эшлекле уены боларның барысына да өйрәтте. Балтач гимназиясенең “Крепыш” җәйге ял лагерына йөрүче укучылар эшлекле уенда тегүче, рәссам, аш-су остасы, табиб, китапханәче һөнәрләре белән таныштылар һәм алар булып үзләре дә эшләп карадылар.