"Балачак – күңелле чак”
1 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу планетаның кечкенә халкы өчен төп бәйрәм.Ул балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, аларның иминлеге һәм үсеше өчен шартлар тудыру зарурлыгын искә төшерү өчен барлыкка килгән.
1 июнь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре җирле “Кайтаваз” телерадиокомпаниясендә “Балачак – күңелле чак” дип аталган радиотапшыру белән чыгыш ясады. Ул балалар китапханәсе эшчәнлеге, яңа китаплар турында сөйләде, нәни китап сөючеләргә якташ шагыйрьләр: Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Фәридә Шакированың балалар өчен язылган шигырьләреннән бәйләм бүләк итте.