“Китаплы җәй”
Җәй нинди ул? Җылы, кояшлы, каникуллы... Җәй әле китаплы да!
29 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә үткән чара китаплы җәйне башлап җибәрде. Мәктәпләрдә инде дәресләр бетсә дә, Балтач гимназиясенең “Крепыш” җәйге ял лагерына йөрүче балалар “Математика”, “Рус теле”, “Татар теле”, “Музыка дәресе” уеннарында төрле әкият, мәкальләрне, мультфильм музыкаларын танып белделәр, игътибарлы булуларын сынадылар. Балалар дәрес араларындагы тәнәфесләрдә флешмоб ясадылар. Әнә шулай “Китаплы җәй” уенлы сәгате балаларны каникулларда китаплар укырга дәшеп калды.