“Юл йөрү кагыйдәләрен үтә!”
Юлларда транспорт төрләре, саны артканнан арта. Шул ук вакытта юл һәлакәтләре дә күбәя. Бик күп юл һәлакәтләре җәяүлеләр, велосипедчылар гаебе аркасында була. Без һәммәбез бер генә тапкыр бирелә торган, кабатланмас гомерләрнең кадерен белергә тиешбез. Ә моның өчен юл кагыйдәләрен белергә, аларны үтәргә, юлларда сак булырга кирәк.
29 май көнне Балтач Үзәк китапханәсендә оештырылган “Юл йөрү кагыйдәләрен үтә!” китап күргәзмәсе китап укучыларны юл кагыйдәләренә багышланган китаплар белән таныштырды. Балалар китапханәченең юлларда булырга мөмкин төрле ситуацияләр буенча биргән сорауларына җавап бирделәр.