“Интернет, Интернет! Ты мне друг или нет?”
Интернет заманында яшибез. Яңалыгы, киңәше, уеннары... ниләре генә юк бу Интернетның! Бер караганда, бик рәхәт. Икенче караганда тискәре яклары да күп. Интернет кешеләрне үзенә ”бәйләп куя”, мошенникларга юлыгырга мөмкин, дөрес булмаган хәбәрләр белән башны бутау, куркыныч сайтлар һ.б. начар яклары бар Интернетның. Әлеге челтәрдә бик сак эш итәргә, грамоталы булырга кирәк.
28 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Интернет, Интернет! Ты мне друг или нет?” дип аталган мәгълүмати көн оештырылды. Чараның максаты: җәйге озын ялларга таралганчы, китап укучыларга Интернеттан дөрес, куркынычсыз файдалану турында аңлату иде.