“Без кояшлы китап иленнән”
27 май – Гомумроссия китапханәләр көне. Әлеге бәйрәмне китапханәчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәре итеп тә кабул итәләр. Шушы матур көнне 5нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче сабыйлар һәм тәрбиячеләр Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләрен кунакка дәштеләр. “Без кояшлы китап иленнән” дип аталган бәйрәм иртәсе бик җылы, күңелле бәйрәм чарасына әйләнде. Балалар китапханәчеләрне бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр, шигырьләр сөйләделәр, үз куллары белән иҗат иткән открыткалар бүләк иттеләр. Китапханәчеләр үзләренең һөнәрләре белән тулырак таныштырдылар, китап барлыкка килү тарихын да яктырттылар. Бергәләп әкиятләр сөйләү, китаплар белән танышу да балаларга бик ошады.