Центральная детская библиотека

“Песи-песи, пескәем” (“Эти замечательные кошки”)

 “Эковесна” республика конкурсының 7 атнасы  “Зоозабота” исеме астында үтә. Әлеге атна кысаларында 2нче номерлы балалар бакчасының кечкенәләр төркеменә йөрүче сабыйлар Балтач Үзәк балалар китапханәсенә “Песи-песи, пескәем” (“Эти замечательные кошки”) дип аталган библиомикска килделәр.

Балалар презентация ярдәмендә песиләр турында мәгълүмат тыңладылар, аларга сак караш  кирәклегенә төшенделәр. Песиле картиналардан аермалар табу, бергәләп песи рәсемен ясау, “Йомгак йөртү“ уены балаларга бик ошады.