«9 майга сугыш турында 9 китап»
Китап үткәнне һәм киләчәкне берләштерә. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары никадәр еракта калса да, тарихыбызның шаһитлыклары булган әдәби әсәрләр шулкадәр кыйммәтлерәк була бара. Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар совет кешеләренең батырлыкларын һәм корбаннарын тирәнрәк аңларга һәм хәтердә сакларга ярдәм итә.
Балтач Үзәк балалар китапханәсе үз укучыларына «9 майга сугыш турында 9 китап» дип аталган китаплы эстафетада тәкъдим иткән иде. Китап укучылар тышлыкны күрмичә, китапларны алып укыдылар. Әлеге эстафета нәтиҗәләреннән чыгып, укучыларга аеруча ошаган китап – Борис Васильевның “А зори здесь тихие...” китабы булды. Әлеге китапка буктрейлер ясалды.