Центральная детская библиотека

“Сквозь годы к победному маю”

Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларның чираттагысы – “Сквозь годы к победному маю” интеллектуаль уены. 7 май көнне узган  әлеге чарада Балтач гимназиясенең  8-Б  сыйныфы укучылары катнашты. Интеллектуаль уенда “Города-герои”, “Книги – это память о войне”,  “Герои и подвиги”, “Песни о войне” кебек  турларны үтеп, укучылар үзләренең Бөек Ватан сугышына кагылышлы төпле белемнәрен күрсәттеләр.