“Окна Победы” акциясе
Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә оешма, шәхси йортларның тәрәзәләре чәчәкләр, шарлар, кәгазь күгәрченнәр белән бизәлә. Әйтерсең, тәрәзәләр тагын да балкып, нурланып китә! Әнә шулай “Окна Победы” акциясенә кушылып, илебез халкы данлы бәйрәмгә шатлана да, безнең тыныч тормышыбыз хакына кан, тир түккәннәрне хөрмәт белән искә дә ала.
30 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе китап укучылары да “Окна Победы” акциясенә кушылдылар.