Центральная детская библиотека

«Голубь мира» акциясе

«Тынычлык күгәрчене» гыйбарәсе кешелек тарихындагы иң канкойгыч, куркыныч булган Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң әйләнешкә кереп китә. Бүгенге көндә дә ак күгәрчен – тынычлык символы. Бөек Җиңүне алып килгән май ае якынлашкан мәлләрдә  илебездә «Голубь мира» акциясе башланып китә. 

8 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе дә әлеге акциягә кушылды. Китапханәчеләр  Балтач бистәсенең күпфатирлы йортлар ишегалдында китап укучыларга кәгазьдән күгәрчен ясарга өйрәттеләр.

#балтач #балтаси #балтачүзәккитапханәсе #балтасинскаяцентральнаябиблиотека #Победа80