Центральная детская библиотека

“Сундучок краеведа”

2025 елда кече Ватаныбыз – Балтач районы оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәбез. Районыбыз – гаҗәеп матур табигатьле дә, халкы да сокланырлык аның! Балтачлылар хезмәттә, сәнгатьтә, мәдәнияттә, спортта – тормышыбызның бар өлкәсендә дә тырышып, дус-тату булып, югары нәтиҗәләр күрсәтеп гомер итәләр.

23 апрель көнне “Балтач” ял паркында “Сундучок краеведа” дип аталган Балтач районына багышланган квест-уен үткәрелде. Чарада катнашучылар – Балтач гимназиясенең 8-В сыйныфы укучылары туган төбәкнең төрле өлкәсенә багышланган  тукталышларда белем, тапкырлык, зирәклекләрен сынадылар. Укучылар төпле, дөрес җаваплар биреп, Балтач төбәге турында күп белүләрен расладылар.