Центральная детская библиотека

“Милләтебез кояшы”

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен, мәсәлләрен сабый чактан ук ишетеп, укып үсәбез. Шагыйрьнең әсәрләре тәртипле, тәүфыйклы, хезмәт сөючән булырга чакыра.

24 апрель көнне 3 номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар Балтач Үзәк балалар китапханәсенә “Милләтебез кояшы” дип аталган тематик иртәгә килделәр. Китапханәче балаларга Габдулла Тукайның тормыш юлы турында мәгълүмат бирде. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Тукай иҗаты буенча викторина, мультфильмнар, “Серле сандык” уены балалар күңеленә бик хуш килде. Чара Габдулла Тукайның “Туган тел”  җырын җырлап тәмамланды.