Центральная детская библиотека

“Космонавтом хочешь знать? Надо много-много знать!”

12 апрель –  Космонавтика көне. Әлеге мөһим датаны каршылап, 9 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Космонавтом хочешь знать? Надо много-много знать!” дип аталган  квиз-уен үткәрелде. Бәйрәм чарасына Балтач Үзәк балалар китапханәсе  планетарийга охшатып бизәлгән иде. Килгән кунакларны – Балтач урта мәктәбенең 4-В сыйныфы укучыларын космонавтлар булып киенгән китапханәчеләр каршы алды. Планетарийда Кояш системасына кергән планеталар турында мәгълүмат сөйләнде. Укучылар планеталар әйләнәсендә, “Восток” космик корабле янәшәсендә космонавтлар белән фотога төштеләр. Квиз-уенның икенче өлешендә укучылар космонавтика темасына кызыклы уеннарда үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, башваткычлар чиштеләр.