“Сагынып көттек кошларны”
1 апрель – Халыкара кошлар көне. Шул уңайдан, 2 апрель көнне балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Сагынып көттек кошларны” дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә оештырылды. Китап укучылар кошларга багышланган китаплар белән таныштылар, безнең төбәктә нинди кышлаучы, күчмә кошлар яшәвен сөйләп күрсәттеләр.