Центральная детская библиотека

“Китап укып үсәбез”

Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, 3 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Китап укып үсәбез” дип аталган уенлы иртә үткәрелде. Чарага 2нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балалар килгән иде. Иң элек кунаклар презентация ярдәмендә китапның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Чараның икенче өлешендә әкиятләргә багышланган уеннар балалар күңеленә хуш килде. Сабыйлар үзләрен әкиятләр тыңларга яратучылар итеп күрсәттеләр.