“Кышкы пресс-тур”
22 гыйнвар көнне кышкы озын кичләрне, буш вакытларны матурлап, кызыклырак итеп җибәрергә теләгән китап укучыларга Балтач Үзәк балалар китапханәсе “Кышкы пресс-тур” тәкъдим итте һәм уку залына яңа журналлар белән танышырга чакырды. Кыш үзе салкын, карлы, бозлы булса да, бу ел фасылында чыккан журналларда бик җылы язмалар, берсеннән-берсе якты рәсемнәр урын алган.