Центральная детская библиотека

“День веселого чтения”

   Язның матур, мәгънәле бәйрәмнәре аз түгел. Мартның беренче чәршәмбесе –  Халыкара кычкырып китап уку көне.  Әлеге бәйрәм “Әдәби дөнья”  (“Литературный мир”) иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән үткәрелә. Шигаре – “Китап уку – ул алга хәрәкәт” .

   5 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәснең китап укучылары “День веселого чтения” акциясендә катнаштылар. Алар балалар шагыйрьләренең рус һәм татар телләрендә язылган шигырьләрен кычкырып укыдылар.