Центральная детская библиотека

"Как на книжкин день рождения”

Балалар китабы атналыгы – китапка гашыйк булган, кызыксынучан балалар өчен искиткеч бәйрәм, күңелле маҗаралар, яңа әдәби ачышлар бәйрәме.

24 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балалар китабы атналыгын ачып җибәрделәр. Алар 5нче номерлы балалар бакчасыннан килгән зурлар төркеменә йөрүче сабыйларга “Как на книжкин день рождения” дип аталган бәйрәм бүләк иттеләр. Әкиятләр патшабикәсе нәни китап укучыларны, тылсымлы келәмгә утыртып, ерак әкият иленә сәяхәткә алып барды. Бу илдә сәяхәтчеләргә төрле әкият геройлары очрап,  берсеннән-берсе кызыклы уеннар уйнаттылар.