Центральная детская библиотека

“Пусть всегда будет мир!”

25 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Пусть всегда будет мир!” дип аталган АРТ-студия оештырылды. Балалар Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан узган әлеге чарада сугыш, тынычлык темаларына  рәсемнәр ясадылар. Китапханәчеләр аларны Бөек Ватан сугышын яктырткан китаплар белән дә таныштырдылар.