Центральная детская библиотека

“Синең гомерең – илең өчен яну”

Балтач Үзәк балалар китапханәсендә китап укучыларны фронтовик әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру дәвам итә.

28 март көнне уздырылган “Синең гомерең – илең өчен яну” дип аталган әдәби иртә герой шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган иде. Чараның кунаклары – 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме укучылары Фатих Кәримнең биографиясе, иҗаты белән таныштылар.

Чараның икенче өлешендә Фатих Кәримнең “Гармунчы аю белән җырчы маймыл”  әкиятен бергәләп кычкырып уку, әлеге әкият геройлары  белән уеннар уйнау балаларга бик ошады.