Центральная детская библиотека

“Через года мчится к нам Конёк-Горбунок”

П.П.Ершовның “Конёк-Горбунок” әкиятен белмәгән кеше юк. Әлеге әкият төрле елларда  берсеннән-берсе матур бизәлешле китапларда чыгып килде.

13 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә оештырылган “Через года мчится к нам Конёк-Горбунок” дип аталган китап күргәзмәсе бары бер әкият китапларыннан төзелгән иде.  Балалар  XX гасырның 50-нче елларында чыккан китаплардан башлап,  безнең көннәрдә басылган  “Конёк-Горбунок” китаплары белән таныштылар.