“Каюм Насыйри – милләтебезнең якты йолдызы”
13 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Каюм Насыйри – милләтебезнең якты йолдызы” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар Каюм Насыйриның балалар өчен язган әсәрләре һәм тормыш юлын яктырткан җыентыклар белән таныштылар.