“Герой шагыйрь Муса Җәлил”
14 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Герой шагыйрь Муса Җәлил” дип аталган әңгәмәле китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча балаларга сораулар бирде. Әңгәмәдә катнашучылар үзләренең дөрес җаваплары белән герой шагыйребез турында яхшы белүләрен дәлилләделәр.