“Дөньяның бар матурлыгы Сезнең өчен!”
Җир йөзенә яшәү яме бүләк итүче, тормыш мәшәкатьләрен җиңеләйтүче, кешелеккә хас рухи кыйммәтләрне саклап, буыннардан-буыннарга тапшырып килүче гүзәл затларыбыз язның тәүге бәйрәме – 8 март көнендә матур котлаулар кабул итәләр.
7 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә үткән “Дөньяның бар матурлыгы Сезнең өчен!” дип аталган әдәби-күңел ачулы программа да нәкъ менә гүзәл затларга багышланган иде. Бәйрәм чарасында Балтач урта мәктәбенең 5-А сыйныфы укучылары үзләренең әниләрен, дәү әниләрен чын күңелдән котлап, аларга җырлы-шигырьле бәйләмнәр, чәчкәләр бүләк иттеләр. Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч уеннарда кунаклар күңел дә ачтылар, тапкырлыкны да күрсәттеләр.