Центральная детская библиотека

“Туган тел – иң татлы тел”

         Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул “Ватан”, “туган җир”, “ата-ана” сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, аңа бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип тә атый.

 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Туган тел – иң татлы тел” дип аталган тематик кичә узды. Чарада Балтач урта мәктәбенең 2-А сыйныфы укучылары катнашты. Алар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр. Төрле кызыклы уеннар балаларның туган телебез – татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен сынады. Әлеге уеннарда укучылар тәрҗемә иттеләр, исемнәр  эзләделәр, җөмләләр төзеделәр, татар әкиятләрен  искә төшерделәр. Иң мөһиме – балалар туган телдә матур һәм дөрес итеп сөйләшергә кирәклекне төшенделәр.